Татарстанда 17 нче апрельдә янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Әлеге чорда учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Ачык утны махсус янмый торган савытларда, мәсәлән, мангалларда һәм кыздыру урыннарында, урман янгыннары куркынычы янаган территорияләрдә ризык әзерләү өчен кулланырга ярамый. Җәмәгать туклануы объектлары гына моңа керми.

Шулай ук торак пунктлар территорияләрендә, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмаларында, урман янгыннары куркынычы янаган бакчачылык ширкәтләрендә 1-3 куркыныч класслы пиротехник әйберләр куллану тыела.

Ягулык материалларыннан ясалган идарә ителми торган әйберләрне кабызырга ярамый, аларны югарыга күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International