Чисталык икеайлыгы кысаларында эшлиселәр шактый

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Алмаз улы Актаныш авылының төзеклеге һәм матурлыгы өчен җаваплы оешма-предприятия җитәкчеләре белән якын арада башкарасы эшләрне карап чыктылар.

Чисталык икеайлыгы кысаларында эшлиселәр шактый. Иң беренче күп фатирлы йорт ишегалларын, урамнарның, паркларның, ташландык булып торган урыннарның чисталыгын тәэмин итәргә кирәк. Төзекләндерәсе урыннар да күп. Фотоларда яхшы күренә ул. Актаныш басмалары, үзәк урамдагы җәяүлеләр юлы хезмәт куюны сорый. Әгәр сезгә дә шундый күңелсез урыннар очраса, фотога төшереп безгә юллагыз. Чисталыкны, матурлыкны бергәләп булдырыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International