Бүген район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез һәм аларның якыннары белән очрашты. Җылы, ачыктан-ачык сөйләшү "Яшьлек" үзәгендә оештырылган иде.
Мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләре, якыннары үзләренең борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итте. Аларның һәрберсе теркәлеп барды һәм район башлыгы һәр сорауга мөмкин кадәр якын килеп хәл итәчәген искәртте.
Егетләргә район тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады ул. Һәм әлеге юнәлештә тырыш хезмәт куйган волонтер кызларыбызга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук барлык катнашучыларны 11 апрель көнне узачак районкүләм Ифтар ашына чакырды.