Актаныш районы укытучыларына 136 ноутбук тапшырылды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында башлангыч алган күркәм традиция быел да дәвам итә. Педагогларга ярдәм йөзеннән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча моңарчы күрелмәгән үзенчәлекле программа гамәлгә ашырыла башлаган иде. Әлеге программа нигезендә банк республика мәктәпләренә 12 мең ноутбук бүләк итә. Шуларның бүген 136 сы Актаныш районы педагогларына тапшырылды. Узган ел ярдәм нигезендә район мәктәпләренә 258 ноутбук тапшырылган иде.
Педпгоглар белән күңелле мизгелләрне район башлыгы Ленар Зарипов та уртаклашты. Аларга авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләп, банкының җирле бүлеге җитәкчесе Рубин Хәмидуллинга Рәхмәт хаты тапшырды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International