Ленар Зарипов: "Хакимият һәрвакыт эшкуарлар өчен ачык булырга тиеш"

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Актанышта эшмәкәрләрнең эшлекле кооперация очрашуы узды. Татарстан Республикасының кече hәм урта эшмәкәрләр Берләшмәсе тарафыннан оештырылган әлеге очрашуда Казан, Актаныш, Яр Чаллы, Сарман районы эшмәкәрләре катнашты.
Район башлыгы Ленар Зарипов катнашучыларны сәламләп, әлеге очрашуның әһәмиятен ассызыклады. "Февраль аенда район җирлегендә яңа эшмәкәрләр Советы булдырылган иде. Авыр икътисадый вазгыяттә борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү өчен хакимият белән эшмәкәрләр арасында тыгыз мөнәсәбәтләр булдыру кирәк. Хакимият, эшмәкәрләргә карата һәрвакыт ачык булырга тиеш" дип искәртте ул.
Сөйләшү барышында, 2023-24 елларга Актаныш муниципаль районының кече һәм урта бизнесын үстерү буенча бурычлар, партнерлык һәм кооперациягә ихтыяҗ хакында район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева чыгыш ясады. Шулай ук, эшмәкәрлекнең төп борчыган мәсьәләләре буенча ТРның кече hәм урта эшмәкәрләр Берләшмәсе президенты Рафик Шәйхутдинов, Берләшмә Советы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин, ТР ФПП төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев һәм башкалар чыгыш ясады.
Очрашуның икенче өлешендә очрашуда катнашучылар район предприятияләре сәфәр кылды. Алар "Актаныш агрегат заводы" ААҖ, "Газстройсервис " һәм "Актаныш икмәк комбинаты " ҖЧҖ эшчәнлекләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International