Казан (Идел буе) федераль университетында пелагогик-психологик класс укучыларының беренче республика слеты узды.
Биредә беренче һәм икенче Актаныш мәктәпләренең укучылары, психологлар һәм мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары Имамразыева Г.Д. катнашты. Форум барышында Татарстан Республикасының мэгариф һәм фән министры И.Г.Хадиуллин, педагогик юнәлештәге югары уку йортлары ректорлары, педагогик колледжлар җитәкчеләре чыгыш ясадылар.