Быел яшь кош-корт сатып алуга субсидияләр түләнәчәк

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

2023 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр электрон-хуҗалык китабында кошларны сатып алу турында язма исәпкә алына.


Субсидияне алыр өчен төп шартлар:
• Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән (ОКВЭД 01.47) кошчылык хуҗалыкларыннан яшь кошлар сатып алу. Атанышта 3 КФХ эшли: Шаязданов Ф.В., Фардиева Х.Г., Газизҗанов А. М. 

• сатып алынган яшь кошның яше 30 көннән дә өлкәнрәк түгел;
• бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 50-100 баш кош-корт сатып алу;
• чыгымнарны раслаучы документлар булу (сатып алу-сату килешүләре, кабул итү-тапшыру актлары, контроль-касса чегы, сатып алган көнне  рәсмиләштерелгән ветеринария белешмәсе);


Бер баш күркәгә, казга 200,0 сум, 
Бер баш үрдәккә 120,0 сум,
Бер баш чеби-бройлерга 100,0 сум исәбеннән субсидия түләнә.

ИСКӘРМӘ: субсидия түләгәндә сатып алу бәясенең 50 процентыннан артмый һәм транспорт чыгымнары исәпкә алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International