Язгы бозга ышанма!

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Язгы боз кызыксынучан һәм хәрәкәтчән балаларны да үзенә нык җәлеп итә. Алар, курку хисен тоймыйча, бер боз кисәгеннән икенчесенә сикереп уйнарга да яраталар. Шуңа күрә язгы боз өстеннән йөрүнең бигрәк тә куркыныч икәнен аларга әти-әниләр дә, укытучылар да аңлатырга тиеш. Алай гына да түгел, бу чорда балаларны ныклы контрольдә тоту да комачау итмәс. Боз кузгалганда, ташу акканда текә ярда торырга ярамаганлыгын да балалар белеп торсын: көчле агым нәтиҗәсендә җирнең убылып төшү куркынычы бар.

Ә инде шулай да боз ватылып, суга төшеп китәсез икән, югалып-каушап калмаска, тиз һәм тәвәккәл эш итәргә кирәк: колачны җәеп, кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына боз читенә эләгергә, аннары ипләп кенә өскә чыгарга тырышыгыз; чыгып җиткәч, яткан хәлдә шуышып кына кирегә – үзегез килгән якка хәрәкәт итегез, ярдәмгә кешеләр чакырыгыз.

Бозлы суга төшкән кешене коткарганда да бик сак эш итү сорала: бозга ятып, аяк-кулларны киң җәеп кенә шуышып, аңа якынаерга була. Коткаручылар берничә кеше икән, шулай ук ятып, бер-бер артлы чылбыр сыман тагылып, бер-береңнең аягыннан тотып кына шуышырга кирәк, беренче барган кеше батучыга шарф, колга, бау кебек нәрсәнең бер башын суза. Көпшәк бозда хәрәкәт итү бик кыен, шуңа күрә батучыга такта, таяк кебек каты нәрсә сузганда, аны ялгыш имгәтүдән сак булыгыз. Бозда аерылып киткән балыкчыга көймә белән якынлашканда да зур саклык белән ипләп кенә килеп туктау сорала.

Шунысын да истә тотыгыз, чыныкмаган кеше, температурасы 0 градус чамасы булган суда 10–15 минут чамасы торса, аңын җуярга мөмкин. Шуңа да судан чыккан кешегә тиз генә коры киемнәр бирергә, баллы әйбер ашатырга һәм, ул тәмам җылынып җиткәнче, актив хәрәкәтләндерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International