28 март көнне "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә lll халыкара "ТАТАR CYЗЕ" нәфис сүз бәйгесенә йомгак ясалды. 3200 катнашучы арасында безнең Актаныш районыннан да җиңүчеләр булуы сөендерә.
"Проза" номинациясендә Байсар мәктәбенең 2 класс укучысы Садриева Язгөл lll урын яулап, 10 мең сум премия белән бүләкләнде, ә Салаховлар гаиләсе "Шигъри гаилә" номинациясендә lll урынга лаек дип табылды һәм 40 мең сумлык премия тапшырылды. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!