Бүген Актаныш авылының Тантаналар залында Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетебез, бүгенге көндә кыска вакытлы ялда булган Богданның һәм аның хәләл җефете Мариянең никахы теркәлде.
Богдан һәм Мария уку йортының беренче курсында танышалар. Сентябрьдә егетебез өлешчә мобилизация кысаларында хәрби операциягә чакырыла.
Күптән түгел аңа кыска вакытлы отпуск бирелгән, шул вакытта пар үз мөнәсәбәтләрен теркәргә карар итә. Тиздән Богданга махсус хәрби операция үткәрү зонасына кире кайтырга туры киләчәк.
Богданның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз! Яшь парларга гаилә иминлеге һәм бәхет телибез.