Актанышның "Батыр" спорт комплексында бүген, мәртәбәле якташыбыз, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына милли көрәш турниры уза. Биредә Татарстаннан һәм якын-тирә регионнардан 30 дан артык команда, 334 көрәшче катнаша.
Турнир быел 23 нче тапкыр үткәрелә. Узган ел беренчелекне Актаныш көрәшчеләре яулаган иде. Быел ничек булыр - әлегә фаразлап булмый.
Турнирны туры эфирда да карап булы. аның өчен түбәндәге сылтама аша үтегез https://youtube.com/live/jsRWkVVeSe0