Контракт буенча хезмәт итү турында

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе
Бер елмы, икеме?

 Югары һәм махсус урта белемле призывникларның сайлау хокукы бар: хезмәтне чакыру буенча узаргамы, әллә контракт буенчамы? Әгәр сроклы хезмәт сайланса, егетләр бер ел хезмәт итәчәк, ә инде контракт буенча хезмәт армия сафларында ике ел хезмәт итәргә тәкъдим итә. Контракт буенча хезмәт иткәндә акча да күбрәк түләнә. Контракт буенча хезмәтне сайлаганда призывник хезмәтне үтү урынын да сайлап ала ала.

Яраклымы?

Контракт буенча хәрби хезмәткә иң элек РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт  иткән, хөкемгә тартылмаган, урта белемнән түбәнрәк булмаган белемле, сәламәтлеге буенча яраклы 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге гражданнар алына ала. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә 18 яшьтән 40 яшькәчә хатын-кызлар да элемтәче яки медиклар булып алына алалар. Алексеевск районының хәрби комиссариаты гражданнарны ел буена контракт буенча  хәрби хезмәткә сайлап алуны үткәрә.

Гарантияләр
 
Югары тотрыклы хезмәт хакы. Тиешле еллар хезмәт иткән өчен арта баручы  барлык өстәмә түләүләрне, һөнәри осталык дәрәҗәсен (класслылык), төбәк коэффициентларын һәм ел саен индексацияләнүне исәпкә алып, хезмәт хакы күтәреләчәк. Хезмәт хакының күләме турында яшәү урынындагы хәрби комиссариаттан белешергә була.
 Бушлай торак алу. Икенче контрактны төзегәннән соң хәрби хезмәткәр торакны Федераль бюджет акчасы исәбенә алу хокукына ия. Икенче төрле итеп әйткәндә, хәрби хезмәткәр торакны, үз акчасын файдаланмыйча,  хезмәт итә башлаганда ук ала ала.

Хәрби хезмәткәр һәм аның гаиләсе  ял итү урынына бушлай барып кайта ала. Контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәр бөтен гаиләсе белән илнең теләсә кайсы ноктасына барып ял итә һәм хезмәт итү урынына кайта ала. Мондый ташлама хәрби хезмәткәрләрнең генә бар. Армиядә 20  ел хезмәт иткәннән соң хәрби пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар.
 
 Контракт буенча хәрби хезмәт үтүче – бу Ватанның профессиональ яклаучысы.Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү үзендә дәүләт һәм шәхси мәнфәгатьләрне берләштерә. Бер яктан  бу – Ватаныбызның оборона сәләтен ныгытуга ирекле һәм патриотик өлеш кертү, икенче яктан – контракт буенча хәрби хезмәт – социаль һәм икътисадый якланганлыкның тотрыклы нигезе.

Тулырак мәгълүмат алу өчен район хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International