21 март көне вакыйгаларга бай булды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат зур кунакларны каршы алды. Язучылар, якташ-әдипләребез балаларга әдәби дәресләр бирде, педагогик конференциядә катнаштылар. Шулай ук, мәктәптә якташыбыз, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага багышлап шигърият һәм татар теле кабинеты ачылды.
Көн, Илфак Ибраһимовның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды.