Актаныш районында язгы ташкын вакытында кайнар линия эшләячәк

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә кече, урта һәм эре елгаларның тармакланган челтәре күп һәм язгы ташкын җитди икътисади һәм социаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Узган елның язгы ташкын вакытында республика территориясендә республиканың 15 муниципаль берәмлегендәге территорияләр һәм транспорт инфраструктурасы объектларын су басты: 3 торак йорт, 179 йорт яны участогы, 5 күпер, 11 автомобиль юлы участогы. Быелгы язгы ташкында су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектә яшәүче 13 636 кеше, 10 социаль әһәмиятле объект, 47 автомобиль юлы участогы, 22 автомобиль күпере, 3 икътисад объекты булган 220 торак пункт территориясе эләгергә мөмкин.

Актаныш районында бу чорда кайнар линия эшлиячәк. Су басу куркынычы туган очракта, 3-12-30, 112 телефоннарына хәбәргә чыга аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International