Актанышта хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аның барышында хокук бозулар һәм җинаятьләрнең торышы, аларны профилактикалау эшләре турында мәгълүмат, шулай ук опека һәм попечительлек бүлеге һәм “Мәгариф идарәсе” МКУ тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау буенча мәгълүмат тыңланды. Көн тәртибендә Актаныш муниципаль районы хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнү буенча эш төркеме составын раслау һәм эш төркеменең күчмә тикшерүләр графигын раслау турындагы мәсьәлә куелды. Шулай ук 2023 елда Актаныш муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнү буенча план-бирем раслау турында.

Шулай ук 2022 елда Актаныш муниципаль районында хокук бозуларның һәм җинаятьләрнең торышы турында, “Форпост” яшьләр үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмат, Югары Яхшый авыл җирлеге территориясендә җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау эше, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Ирекле халык дружинасы эшчәнлеге һәм “Мәгариф идарәсе” МКУның 2022 елда хокук бозуларны профилактикалау буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды. Утырыш кысаларында тантаналы рәвештә Актаныш муниципаль районының Ирекле халык дружинасы әгъзаларына таныклыклар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International