Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсын үткәрү буенча республика комиссиясе Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте.
Конкурсның операторы булып «социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге»автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора. Конкурста катнашу өчен, 2023 елның 1 мартыннан 1 апреленә кадәр гаризаларны электрон формада https://грантытатастана.рф .га җибәрергә кирәк.