Актаныш авылы Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хуҗин бүген 57 нче бистәнең берничә урамында яшәүче гражданнар белән очрашты.
Халыктан кергән төп борчуларның берсе - юл- су мәсьәләсе. Күптән түгел 57 бистә яңа, Әлем авылы янындагы скважинага тоташтырылды. Әмма суның сыйфаты һәм басымы кәнәгатьләндерми. Бу сорау буенча җирлек башлыгы хәл итү юлларын эзләргә вәгъдә бирде. Ә юллар мәсьәләсенә килгәндә, төзелешләр гөрләгән бистәдә өр-яңа асфальт юл салып кую мөмкин түгел. Төзелеш материаллары ташыган йөк машиналары йөреп бер ел эчендә яраксызга чыгачак ул. Быел биредә үзара салым акчаларына берничә урамда ком түшәләчәк. Узган ел яңа микрорайонда бу эшләргә 6 млн сум тотылган иде. "Әлбәттә, урамнарның матурлыгы үзебездән тора. Һәркем бу эшкә үз өлешен кертә ала. Үзара салым ярдәмендә дә, халыкның бердәмлеге белән дә шактый эш башкарыла. Шуңа сездән дә активлык сорыйм" - дип ассызыклады Илнур Хуҗин..jpg)