Байсар җирлеге командасы беренче

2013 елның 12 августы, дүшәмбе
19 июльдан 10 нчы августка кадәр районыбыз җирлекләрендә яшьләр арасында футбол ярышлары дәвам итте. Байсар, Яңа Кормаш, Киров, Такталачык җирлекләре спортчылары финал уеннарында катнашу хокукын яуладылар.
Финал 10 август көнне ПЛ-80 стадионында узды.
Нәтиҗәләргә килсәк,
I урын – Байсар командасы,
II урын – Яңа Кормаш,
III урын – Киров командасы.
 Иң яхшы уенчылар: Такталачык командасыннан капкачы Дилюс Нурыев,иң күп гол кертүче Байсар командасыннан Илмир Мирзамахмудов,иң шәп сакчы Кормаш командасыннан Райнур Закирьянов һәм иң файдалы уенчы булып Киров җыелма командасыннан Митрофанов Сиринь билгеләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International