Актаныш районында язгы ташуга актив рәвештә әзерлек бара

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Актаныш районында язгы ташуга актив рәвештә әзерлек бара. Көннәр җылыга авышканда җирлекләрдә су юлларын ачу зарур, гидротехник корылмаларның әзерлеген тәэмин итү кирәк. 

Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә шушы көнүзәк мәсьәләләргә басым ясалды. Шулай ук, законсыз боз кичүләрен туктату, бозга чыгуны тыю зарурлыгы да искәртелде. 

 

Районда бу чорда кайнар линия эшлиячәк. Су басу куркынычы туган очракта, 3-12-30, 112 телефоннарына хәбәргә чыга аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International