Бүген хакимияттә, район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.
Көнүзәк мәсьәләләрнең берсе - чиктәш регионнарда уңай булмаган эпизоотик вазгыять, кош гриппы, тилчә һәм башка авырулардан саклану чаралары.
Актаныш районының башка республикалар белән чиктә урнашуы бу чараларның әһәмиятен тагын да арттыра.
Район башлыгы Ленар Зарипов авыруларны кисәтү максатыннан алдан эшләү кирәклеген ассызыклады: "Бу бик җитди мәсьәлә. Саклык чараларын алдан күрү кирәк. Юлларда махсус постлар булдырып, кизү оештыру шарт. Мал төяп читтән кергән автомобильләрне, терлек азыгын, катнаш азыкларны тикшерү аша үткәрергә кирәк. Авылдашларыбызның да уяу булуын сорар идем. Бер авыру очрагы җирлектәге бөтен малларны юк итүгә сәбәпче булырга мөмкин. Еллар буе бөртекләп җыйган малны үз кулыбыз белән яндырып бетерергә мөмкинбез!" дип искәртте ул.