Татарстан Республикасы Хөкүмәте татарстанлыларның компьютер грамоталылыгын арттыру буенча программаны тормышка ашыра

2013 елның 9 августы, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча татарстанлыларга “СОЛО на клавиатуре” (Авторы – Влаидимир Шахиджанян, Ломоносов исемендәге МДУ журналистика факультетының укытучысы, психолог һәм журналист) курсын бушлай узу мөмкинлеге тудырыла. Президент боерыгы буенча әлеге курсны Хакимият һәм министрлар кабинеты әгъзалары да узачак.
Укытуны узгач алар тиз арада 10 барлаклар белән клавиатурада текст җыю методына өйрәнәчәк. Әлеге метод шулай ук күзләр сәламәтлеген сакларга да булыша. Шул исәптән алгыш басулар саны да кими, теге яки бу документлы әзерләүгә 5-6 мәртәбә азрак вакыт сарыф ителә.
 Дәүләт оешмалары өчен solo.tatarstan.ru сайтында версия ачык.
“ЭргоСоло” компаниясе һәрбер укучыга көнәйләнешендә техник ярдәм күрсәтә. Техник ярдәмне +7 (495) 995-82-95 телефоны аша яисә tatarstan@ergosolo.ru электрон почтасы аша алып була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International