Актанышта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Әлеге чарада, якыннары, уллары, тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә катнашкан хатын-кызларыбыз һәм төрле өлкәләрдә хезмәт куйган 500 дән артык нәфис затларыбыз катнашты.
Район башлыгы Ленар Зарипов, якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.
"Бүген без әлеге зур залда, матур традицияләргә тугры калып, районыбызның төрле өлкәләрдә хезмәт куйган хатын - кызларыбызны хөрмәтлибез.
Биредә шулай ук улларын, якыннарын махсус хәрби операциягә озаткан райондашларыбыз да бар. Батыр ил улларын тәрбияләгән Аналарга сабырлыклары өчен ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Дөньялар тынычланып, егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Төп теләк шул.
Сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган апаларыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.​
Хатын-кыз - яшәү символы ул. Алар ышаныч һәм өмет, сабырлык һәм эчкерсезлек, зирәклек һәм гафу итә белү кебек асыл сыйфатларга ия.
Без күп балалы әниләргә, ятим балаларга гаилә җылысы бүләк иткән барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез.
Кадерле гүзәл затларыбыз, һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим. Бәйрәм белән сезне!" дип теләкләрен җиткерде ул һәм Наилә Вәлиеваның "И, хатын-кыз!" шигырен укып китте.
Бәйрәм барышында нәфис затларыбызга дәүләт һәм район бүләкләре тапшырылды. Чара, якташыбыз, эстрада йолдызы Лилия Муллагалиеваның концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International