Бүген "Лачын" боз сараенда, Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә атап, Төньяк Кавказ һәм Әфганстан сугышында террорчылыкка каршы көрәштә катнашкан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә зур хоккей турниры узды.
Биредә Татарстан Республикасының Югары Суды ("Фемида"), Прокуратура ("Чайка"), ТР эчке эшләр министрлыгы ("Динамо") һәм районның "Лачын" җыелма командалары катнашты.
Көн дәвамында барган шәп, күңелле уеннарда Югары Суд командасы 1 нче урынны яулады. ТР Прокуратура командасы - 2, эчке эшләр министрлыгы хоккейчылары 3 урынны яуладылар.
"Лачын" командасы, соңгы уеннарда иң көчле "Фемида" хоккейчыларын җиңсә дә, гомуми очколар буенча 4 нче урынга лаек булды.