ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Актаныш муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2013 елның 9 августы, җомга
7 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Актаныш муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев белән берлектә “Алга”, “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Саф”, “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖ басуларын һава транспортында карап чыкканнан соң, республика җитәкчесе районыбызның Әнәк авылына килде.
Биредә президентны ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев каршы алды. Кунаклар республиканың беренче Президенты туып-үскән авылда Шәрип Шәймиевнең музей-йортында булдылар.
Аннары район хуҗалыклары, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу оештырылды. Фаил Камаев районның эшчәнлеге турында сөйләде. Ул республикада алып барылган программаларның районда тормышка ашырылуына тукталды. Президент та техникаларны яңарту кирәклеген, моның өчен махсус яңа программа эшләнүен искәртте.
Президент районда быел гына эшли башлаган өр-яңа кошчылык комплексында да булды. “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖнең әлеге объектына нигез узган ел гына салынган, аның беренче җитештерү мәйданчыгы җәйнең беренче аенда ачылган. 28 нче августта аның чебешләр симертү цехының тагын берсен ачу планлаштырыла. Төзелеш киеренке темплар белән бара. Кошчылык комплексының тулаем мәйданы - 83 мең квадрат метр.
Шулай ук ТР Президенты Мари Суыксу авылының мәктәп бинасына ясалган капиталь ремонты һәм Тат.Суыксу авылында урнашкан яңа профилакторий белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International