14 яше тулган райондашларыбызга бүген тантаналы төстә паспорт тапшырылды.
тантаналар залында узган әлеге матур чарада Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов, аның урынбасары Илшат Габдулхаев, Россия эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев, күп санлы кунаклар һәм ата-аналар катнашты.
Паспортның, документ буларак әһәмияте гаять зур. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда да, югары уку йортына кергәндә дә, эшкә урнашканда да, самолет, поездга билет алам дисәң дә, гаилә корганда да иң кирәкле документларның берсе ул. Саный китсәң бу исемлекне озак дәвам итәргә була.
Ленар Зарипов, кулларына тәүге тапкыр паспорт алган яшьләребезне ихластан тәбрикләп, киләчәк тормышларында уңышлар теләде.
- Бу көн сезнең күңелләрдә әле озак еллар сакланыр. Мин үзем дә паспорт алган көнне яхшы хәтерлим. Сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, Кече Ватаныбызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне, дусларыгызны хөрмәт итегез. Яхшы билгеләргә генә укып, киләчәктә илебез өчен кирәкле шәхесләр булып үсеп җитегез, - дип ассызыклады ул.