"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең район турында җиңүчеләр Гала -концертта сәхнә тотты

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Быел 23 нче тапкыр узган "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә 2000 нән артык яшь талантларыбыз катнашты. 2 атна дәвамында 6 зонада узган сайлап алу турыннан соң, жюри әгъзалары 2 көн дәвамында 500 гә якын концерт номерлары карап, бүгенге Гала-концертка иң-иңнәрне сайлап алды.

Мәктәпләр арасында нәтиҗәләр: 

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

1 урын - Мари Суыксу, Чуракай, Байсар мәктәпләре.

2 урын - Яңа Әлем, Иске Кормаш, Тат. Ямалы

3 урын - Теләкәй мәктәбе.

Урта мәктәпләр:

1 урын - Киров һәм кадет интернат-мәктәбе.

2 урын - Пучы, Иске Сәфәр мәктәпләре.

3 урын - Татар Суыксу мәктәбе.

Район үзәге мәктәпләре арасында, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат, 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе, Технология техникумы - барысы да 1 урынга ия булдылар.

ГРАН-ПРИ иясе - Актанышның 2 санлы мәктәбе.

Ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International