Актаныш районы мәктәпләрендә «Без – Россия гражданнары» -арламент дәресләре узды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, укучыларда актив тормыш позициясе һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, мәктәпләрдә Парламент дәресләре уза.

Шушы кысаларда Богады һәм Яңа Әлем мәктәбенең югары сыйныф укучылары район суды һәм полиция бүлегендә экскурсиядә булдылар. Судья ярдәмчесе Авзалова Эльмира Феликсовна балаларга суд эшчәнлеге һәм белергә тиеш булган законнар турында бик эчтәлекле дәрес үткәрде.

Яңадан балалар районның полиция бүлегенә юл тотты. Анда аларны ветераннар рәисе, музей җитәкчесе Васил Вахитов каршы алды. Укучылар дежур частьнең эше белән дә таныштылар, аннан полиция бүлегенең музее белән таныштылар. Әлеге экскурсия укучыларда зур тәэсирләр калдырды. Район суды һәм полиция бүлеге коллективына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International