Актаныш укучылары фән олимпиадаларында 134 призлы урын яуладылар

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Олимпиадаларда катнашучылар саны елдан-ел арта. Бәйге-ярышларда катнашу укучыларда тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.
Бу уку елында республика, регионара, Бөтенроссия олимпиадасында барлыгы 389 укучы 38 олимпиадада үз көчен сынап карады. Узган ел 360 укучы иде.
2022 - 2023 уку елында район укытучыларының фидакарь хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәкара, республика фән олимпиадаларында 134 призлы урын яуланды. шуны да исәпкә алырга кирәк, әле Бөтенроссия, рус теле фәне буенча Халыкара олимпиадаларда катнашасы алда әле. Узган ел әлеге сан бу чорда – 118 булган. Ә елны 128 призлы урын белән тәмамлаган идек.
Шушы 134 урын арасында:
Төбәкара олимпиадаларда 2 җиңүче, 20 призер;
Республика олимпиадаларында 3 җиңүче, 91 призер;
“Олимпка юл” олимпиадасында – 18 призер.
Аерым фәннәр буенча игьтибар иткәндә, инглиз теле “Олимпка юл”, рус теле, физика, геология, татар әдәбияты, татар теле, рус әдәбияты республика олимпиадасында, рус теле, хокук, җәмгыять белеме, инглиз теле, мари теле хәм әдәбияты буенча призлы урыннар саны елдан-ел артуга таба бара. Шуның белән беррәттән, быелгы уку елында, математика, МХК, Татарстан тарихы, физик культура, экономика, биология, ОБЖ, география, технология фәннәреннән күрсәткечләребез кимеде.
Информатика, гарәп теле, төрек теле, немец теле, астрономия, экология фәннәреннән нәтиҗәләребез булмады.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының олимпиада хәрәкәтендә елдан-ел нәтиҗәле чыгыш ясавын азсызыклап үтәргә кирәк. Иң күп призлы урыннарны гимназия-интернат укучылары яулады. Бу барлык алган урынның 53%ын тәшкил итә.
База мәктәпләре буенча гомуми урыннарга күз салсак 1 нче Актаныш урта мәктәбе 15 (узган ел 11 иде), 2 нче Актаныш урта мәктәбе 25 (узган ел 18 иде), Пучы урта мәктәбе 7 (узган ел 5 иде), Киров урта мәктәбе 2 (узган ел да 2 иде), кадет интернат-мәктәбенең 7 (узган ел 6 иде).
Урта мәктәпләр белән беррәттән төп мәктәпләрнең дә республикада, хәтта регионда яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре безне бик сөендерә!
Мари Суыксу мәктәбенең бу уку елында 4 урыны бар (узган ел 3 иде), шуның икесе регион, Байсар мәктәбенең 3 урыны бар (узган ел урыннары юк иде), Аккуз мәктәбенең - 2 урын (узган ел урыннары юк иде), Чуракай мәктәбенең 2 урыны бар (узган ел 3 иде). Теләкәй мәктәбенең 1 урыны бар (узган ел 2 иде), Тат.Суксы мәктәбенең 1 урыны бар (узган ел юк иде).
Кадет мәктәпләре арасында республика күләмендә үткәрелә торган «Халыкка хезмәт итәм! Ватанга хезмәт итәм!"" республикакүләм мәктәп укучылары олимпиадасында Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернатының бу уку елында 6 урын алып, призер булдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International