27 февраль көнне Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында, талантлы шагырь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз - Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимовның (Мөхәммәт Мирза) 70 яшьлек юбилеена багышланган “Мәңгелек юлында” исемле әдәби-музыкаль кичә узды.
Юбилярны олы сәхнәдән район башлыгы Ленар Рафак улы да тәбрикләде:
“Актаныш – ул милләтебез өчен зыялы, абруйлы шәхесләр биргән биргән төбәк. Алар турында без горурланып сөйлибез, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләргә омтылабыз.
Милли мәдәниятыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, аны еракларга танытуда Илфак Мирзамөхәммәт улының да хезмәт өлеше зурдан.
Без аны милли җанлы, Туган як, Туган нигез, Туган тел өчен җан атып торган, һәрвакыт яңалыкка омтылучы, заманча фикерләүче, олы җанлы кеше буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез.
Хөрмәтле Илфак Мирзамөхәммәт улы! Сезнең тормыш итү рәвешегездә, киң кырлы иҗатыгызда, милләтебезнең тирән традицияләрен, тарихын, татар халкының тормышын, ир-егетенең ныклы адымнарын, акыллы сүзләрен, киңәшләрен, уй-фикерләрен, асыл сыйфатларын ачык күрәбез, сөенәбез, таянабыз һәм горурланып яшибез!
Киләчәктә дә шушы күркәм сыйфатларыгыз, матур, зур эшләрегез, ташып торган энергиягез барыбызны да соенедереп, берләштереп, татар милләтенә, туган ягыбыз - Актанышыбызга, аның киләчәгенә, нәселләребезнең ныклыгына хезмәт итеп, гел үсештә булсын!” дип ассызыклады ул.