Актанышта "Алтын бәке" - традицион балыкчылар ярышы узды

2023 елның 25 феврале, шимбә

Бүген Актанышта "Алтын бәке" - традицион балыкчылар ярышы узды. Бәйгенең тарихы зур булса да, официаль рәвештә 3 ел рәттән уздырыла ул. Һәм ел саен катнашучылар саны арта, географиясе дә киңәя.
Бәйрәмгә төшкән һәр кеше учакта пешкән кайнар уха, хашлама, хуш исле чәй белән сыйланды.
Бәйрәмнең төп кунаклары - Марат Галимов һәм Линара Батталова җырлары чарага үзгә бер ямь өстәде.

"Иң зур балык тотучы" номинациясендә җиңү яулаган (24 см) кечкенә Хәбиб, өлкән балыкчы абыйлары белән. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International