Егетләребез хәрби комиссар кубогы өчен көч сынашты

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген Актаныш районы мәктәпләренең X-XI сыйныф егетләре һәм Техникум студентлары арасында район хәрби комиссары кубогына ярышлар уза. Егетләр чаңгыда узышачак, автомат сүтеп җыюда һәм турникта тартылу буенча көч сынашачак. "Батыр" спорт комплексында башланып киткән бәйгедә егетләрне район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде: "Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Әлбәттә, биредә алган тәҗрибәләрнең сезгә беркайчан да кирәге чыкмасын иде. Хатын-кызлар гаилә учагын саклап торучы булса, сез -шул гаилә учагын, якыннарыгызны җил-давылдан саклап торучылар. Сезгә уңышлар телим. Дөньяларыбыз тыныч, имин булсын" дип теләкләрен җиткерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International