Мәктәпкә әзерләнергә булыш!

2013 елның 6 августы, сишәмбе
2013/2014 уку елына Актаныш районында 309 бала 1 нче сыйныфка укырга бара. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика акциясе кысаларында авыр гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы балалардан исемлек булдырылган. Әлегә районнан 1 сыйныфка барачак 37 бала ярдәмгә мохтаҗ дип табылган. Шулай ук, авыр гаиләләрдә яшәүче 2-11 сыйныф укучылары арасыннан да 146 бала ярдәмгә мохтаҗ дип исәпләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International