Ленар Зарипов "Әнәк" агрофирмасының яңа җитәкчелеге белән таныштырды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

11 февраль көнне агрофирма дилбегәсен Газетдинов Фаил Фәнис улына тапшырдылар. "Фаил Фәнис улы өчен авыл хуҗалыгы тармагы чит түгел. Тәҗрибәсе дә һәм белеме дә зур. Ул икътисадчы да, шулай ук юридик белеме дә бар. Аңа уңышлар телибез!" дип искәртте район башлыгы. Озак еллар агрофирманы җитәкләп, районда иң зур һәм иң көчле авыл хуҗалыгы предприятиясе югарылыгына җиткергән, зур икътисади тәҗрибәгә ия Фәтхиев Фарис Гаяз улы киңәшче вазыйфаларына күчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International