Актаныш муниципаль районында «Җиңүчеләрнең законнары: 100 балл югарылыгы серләре!» региональ акциясе узды

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

7 февральдә Актаныш муниципаль районында ТР АМР ДАГБУ «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» мәктәбендә  «Җиңүчеләрнең законнары: 100 балл югарылыгы серләре!» региональ акциясе узды.

Акциянең максаты: 2022-2023 уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик әзерлек дәрәҗәсен арттыру. Акциядә Актаныш  муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Р.М., укыту-методик эш буенча директор урынбасары  Имамразыева Г.Д, БДИ координаторы Галиева И.И., ППЭ җитәкчесе Амирова А.Ә., мәктәп җитәкчеләре, югары балл җыючыларны әзерләгән укытучылар, мәктәпне узган елны тәмамлаучы укучылар, 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International