Актаныш муниципаль район Советының утырышында райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды

2023 елның 11 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән, торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кустова Римма Зыя кызы “Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Пучы авылы җирлеге башлыгы Нуртдинов Нияз Зәйнетдин улы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Тан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы, Идрисов Нияз Риф улына “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.

Республиканың энергетика өлкәсен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте филиалы - «Түбән Кама электр челтәрләре»нең Актаныш районы җитәкчесе Шакиров Марат Марсель улына “Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы” дигән мактаулы исем бирелде.

Ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International