Актанышта капиталь ремонттан соң "Актаныш таңнары" газетасы редакциясе бинасы ачылды

2023 елның 10 феврале, җомга

Бүген, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән төзекләндерелгән "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррияте бинасы тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачты.

Әлеге тарихи мизгелләрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа»агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыков, Республика матбугаты җитәкчеләре, якташларыбыз катнашты.

Әлеге бина - газета, радио, телевидение һәм электрон матбугатны берләштергән бер үзәк булып тора.  Кунаклар мөхәррият эшчәнлеге белән танышты, шулай ук, "Актаныш таңнары" газетасының 90 еллык юбилеена багышланган зур чарада катнашты. "

Сезне, зур тарихы булган район газетасының 90 еллык юбилее белән ихластан тәбрик итәм һәм җирлегебез эшчәнлеген оператив яктыртуга, җитәкчелек белән халык арасында ышанычлы элемтә булдыруга куйган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

“Актаныш таңнары” газетасы – ул районыбызның көзгесе. Бу көзгедә башкарган эшләребез, булган җитешсезлекләр, яшәү рәвешебез, матур гөреф-гадәтләребез, күп милләтле республика һәм районыбызның мәдәни тормышы, үткәнебез, бүгенгесе чагылыш таба.

Киләчәктә дә редакция коллективына, газета хәбәрчеләренә, җирле телевидение һәм радио хезмәткәрләренә яңа иҗади уңышлар телим. Иҗатыгыз халык күңеленә барып җитәрлек, аны битараф калдырмаслык булсын, ә "Актаныш таңнары" һәр йортта көтеп алынган кунакка әверелсен. Бәйрәмегез белән!" дип ихлас теләкләрен җиткерде район башлыгы Ленар Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International