Газ җиһазларыннан файдаланганда сак булыгыз

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Соңгы арада көн туса тегендә газ шартлаган, монда газ шартлаудан йорт җимерелгән дигән хәбәрләр ишетелә.
7 февраль көнне Тула астындагы Ефремово шәһәрчегендә газ шартлап йортның бер подъезды ишелде, 8 кеше һаләк булды. 8 февраль көнне шундый ук шартлау нәтиҗәсендә Новосибирск шәһәрендә 2 кеше һаләк булды.

Газ җиһазларыннан файдаланганда сак булыгыз. Аларга вакытында техник хезмәт күрсәтү уздырырга кирәк. Шулай ук, сөрем газы белән агуланмас өчен, квалификацияле белгечләр ярдәмендә газ һәм мич җиһазларының төзеклеген даими тикшереп торырга кирәк.


Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Газ исе чыкканда 104 номеры буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк.
Чит ил газ казаннарын карау буенча районда махсус лицензияле шәхси эшмәкәр хезмәт күрсәтә. Сораулар туганда +7 927 459-59-49 номеры аша хәбәргә чыга аласыз.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International