Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» БИОның Татарстан төбәк бүлекчәсе волонтерлары ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән «Обещаю вернутьСя!!"("Кира кайтам!”) балалар һәм яшьләр проектын оештыру тәкъдиме белән чыктылар.
Проект кысаларында махсус хәрби операция катнашучыларга (250 гр сыйдырышлы пыяла банкаларда) өй кайнатмаларын һәм балалар открыткаларын җибәрү планлаштырыла. Әлеге гуманитар ярдәм мөһим мәгънәгә ия. Һәр гаиләнең күркәм традицияләрен – әнигә/әбисенә буш банкаларны кире кайтаруны гына түгел, ә тынычлыгыбызны саклаган батыр хәрбиләргә бөтен ил исеменнән «һичшиксез, кире кайтыгыз! Сезне җиңү белән көтеп калабыз!» дигән мөрәҗәгатне дә җиткерү .
Акциядә һәркем катнаша ала. Йорт җылысы кергән кайнатмалар Балалар иҗат үзәгендә - Актаныш авылы, Юбилейная урамы, 111 йорт адресы буенча кабул ителәчәк.
Белешмәләр өчен Телефон: 8 939 388-60-12