Актаныш районы укучылары җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында призерлар булдылар

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бөтенроссия  олимпиадасының төбәкара этабында җәмгыять белеме фәненнән Тат. Суксы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мингазов Динар (укытучысы Латыпова Зөлфирә Хикмәтелгаян кызы), Кадет мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Баев Вадим (укытучысы Авзалов Радислав Алексович), Актаныш 1нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Закирова Азалия (укытучысы Могтазирова Резеда Зиннур кызы) призер булдылар! Укучыларны, укытучыларны, Тат. Суксы,Кадет,1 мәктәп  коллективларын, Тат. Суксы мәктәп җитәкчесе Фидан Фирдәвис улын, Кадет мәктәбе  җитэкчесе Илсур Индус улын, 1 нче мәктәп җитәкчесе Резеда Тимергази кызын котлыйбыз хэм алга таба да уңышлар теләп калабыз!!!🌹

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International