Балалар иҗаты үзәгендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсы уза

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Балалар иҗат үзәге базасында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсларына старт бирелде. Конкурс 8 көн дәвамында "Кеше тәрбияләргә" исеме астында 4 номинациядә: тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, сыйныф житәкчеләре, педагог-психологлар арасында һәм "Йөрәгемне балаларга бирәм" исеме астында өстәмә белем бирү педагоглары арасында узачак. Һөнәри осталык конкурслары коллегалар арасында тәҗрибә таратуның үтемле чарасы. Барлык конкурсантларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International