Чөгәнә авылының мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә 150дән артык шәмнәр ясады

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Актанышбаш авыл җирлегенә караган Чөгәнә авылында мәдәният хезмәткәрләре ярдәме һәм хезмәте белән, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә 150дән артык шәмнәр ясалды. Парафин гына бетте ди, җирлек башлыгы Гадел Маликов. Фотоларда күренгәнчә, эш фронты шактый әле. Тиздән әлеге шәмнәр һәм башка ярдәм мобилизацияләнгән егетләребезгә озатылачак. Изге эштә катнашучыларга ихластан рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International