Алдынгылар слетында 300 гә якын райондашыбыз бүләкләнде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген, узган елга йомгак ясап, алдынгы хезмәт ияләрен хөрмәтләү тантанасында 300 гә якын, төрле тармакта эшләүче райондашларыбыз бүләкләнде. Яхшы традициягә әверелеп киткән әлеге мәртәбәле чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм Актаныш районының Мактаулы гражданы, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов та катнашты. 

Район башлыгы Ленар Зарипов залда утыручыларны сәламләп ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Бүген без узган елга йомгак ясап, төрле тармакларда хезмәт куйган алдынгыларыбызны хөрмәтләргә җыйналдык.

Сер түгел, 2022 ел җиңелләрдән килмәде. Украинада барган махсус хәрби операция тормыш кыйммәтләрен, дөньяга карашыбызны үзгәртергә мәҗбүр итте. Бүгенге көндә 100 дән артык райондашыбыз илебез тынычлыгын сагында неонацизм белән көрәшә. Алар белән, аларның якыннары белән һәрдаим элемтәдә торып ярдәм итәргә тырашыбыз.

Күптән түгел мобилизациләнгән райондашларыбызга УАЗ автомобиле һәм башка кирәк-яраклар, гаилә җылысын бүләк иткән күчтәнәчләр илттек. Форсаттан файдаланып, әлеге изге эштә катнашкан һәр райондашыбызга, җылы оеклар бәйләп егетләребезгә җибәргән апаларга, янып йөргән волонтер кызларыбызга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Шулай ук, әлеге залда утырган якташыбыз – Вәсим Хуҗаҗан улына ихластан рәхмәт. Безнең сорауга битараф калмый, тагын бер УАЗ автомобиле белән ярдәм итәргә алынды ул. Шундый олы йөрәкле, ярдәмчел якташларыбыз белән горурланабыз. Алар игелеге яшәргә, эшләргә көч өсти, яңа җиңүләргә этәрә. Теләк бер генә – егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын. Дөньяда тынычлык урнашып, алга таба да бердәм булып эшләргә, яшәргә, яңа хезмәт җиңүләренә ирешергә язсын.

Нинди генә авыр сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык. Бу әлбәттә, сезнең – биредә утырган алдынгыларның хезмәт нәтиҗәсе.

Игенчеләребез һәм терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикада хаклы рәвештә алдынгы урыннарны тотабыз. Районыбыз игенчеләре урып - җыюны оешкан төстә, кыска срокларда башкарып, бөртеклеләрдән 178 мең тонна икмәк җыеп алдылар. Терлекчелек тармагында да күрсәткечләрне саклап кала алдык. Ел дәвамында 740846 центнер сөт, 60198 центнер  ит җитештерелде. Бүгенге көндә хуҗалыклар тәүлегенә 215 мең тонна сөт сава.

Кайсы гына тармакны алсак та, һәрберсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Уңганнарның тырышлыклары лаеклы бәясен алырга хаклы.

Һәрбер коллектив, һәрбер хезмәткәр 2023 елга да зур максатлар куйгандыр. Без ышанабыз: хезмәт күрсәткечләре быелгыдан ким булмас, киресенчә, яңа технологияләрне максатчан кулланып ирешкән уңышлар тагын да зуррак булыр.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне алдынгылар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш һәм иң мөһиме – ныклы сәламәтлек телим. Бәйрәм белән! дип ассызыклады район башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International