Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләребезгә, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә һәм туганнарына социаль, психологик, көнкүреш һәм башка ярдәм күрсәтү максатыннан бик күп изге гамәлләр оештырылды.
Күптән түгел Тыңламас авылындагы бер гаиләгә бер "Газель" арбасы белән утын кайтарылды. Аны төяү һәм бушату эшләренә Актаншның "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре - "ФОРПОСТ"чылар җәлеп ителгән иделәр. Җитез ир-егетләр "ә" дигәнче, бик тиз арада җиренә-җиткереп эшләделәр. Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин билгеләп үткәнчә: “Барлыгы районда 27 гаиләгә мондый саллы һәм кирәкле ярдәм күрсәтелгән икән. Утын кискәндә, агачларга зыян салынмый”. Кыш көне кисүнең уңай якларның берсе, хикмәте – экологик хәвефсезлек тә исәптә икән..jpg)
"Актаныш-информ"