Кадерле дуслар! Сезне ихлас күңелдән Студентлар көне белән тәбрик итәм.
Һәрберебез үзенең студент елларын, өметләр һәм якты омтылышлар тулы яшьлекнең иң күңелле чорын, җылы хисләр белән искә ала. Ул кешенең киләчәк язмышын билгеләгән, һөнәри белем биргән, характерны формалаштырган һәм казанышларга нигез салган чор ул.
Бүген тормышның барлык өлкәләрендә дә җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итә алырлык белемле профессионаллар кирәк. Сезнең белем һәм эш сөючәнлек, дәрт һәм түземлек билгеләнгән максатларга ирешүдә мөһим роль уйный ала. Уку йортларын тәмамлагач, Сез бар көчегезне куеп, Актаныш районы, Татарстан Республикасы һәм тулаем Россия үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш кертерсез дип ышанам.
Бүген сезнең остазларыгызга да аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Чөнки һәр студентның уңышы – ул иң әүвәл педагогларның зур хезмәте.
Хөрмәтле яшьләребез! Барыгызга да укуда уңышлар, хыялларыгызның тормышка ашуын телим! Имин, сәламәт булып, алга куйган максатларыгызга ирешеп укырга, яшәргә язсын. Бәйрәмегез белән!