Район башлыгы Ленар Рафак улы бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша. Биредә ул, традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту буенча Актаныш муниципаль районында башкарылган эшчәнлек турында чыгыш ясады, районыбызның күркәм тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Коллегия эшендә шулай ук Киров авылыннан күпбалалы Сабитовлар гаиләсе дә катнаша. "Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклап җиңү яулаган Сабитовлар гаиләсенә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева автобус ачкычлары тапшырды. Ихластан котлыйбыз аларны!