Ленар Зарипов: Халыктан кергән бер генә сорау да читтә калмаячак. Аларны чишү-безнең төп бурычларның берсе

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Бүген, район башлыгы Ленар Зарипов катнашында аның чираттагысы, биш авылны берләштергән Уразай җирлегендә узды.
Җирлектә 854 кеше яши. Аларның күбесе, якын булгангамы, район үзәгенең төрле оешмаларында хезмәт куя. Бөтенләй читтә эшләп йөрүчеләр дә бар - алар 100 гә якын. 60 тан артык кеше исә "Нур" хуҗалыгында хезмәттә. Биредә уртача хезмәт хакы 32 493 сум тәшкил итә. "Алдагы елларда әлеге күрсәткечне 35-40 мең сумга җиткерергә планлаштырабыз. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар" ди хуҗалык рәисе Дәниф Харисов. Сүзен җилгә ташлап йөри торганнардан түгел ул, әйтсә - кисә. Авыл халкы өчен куанасы гына кала. Үзләре дә аны гел мактап кына телгә ала. Мәктәп, балалар бакчасына һәрдаим ярдәм итеп тора ул, өлкәннәребезне дә онытмый.

Район башлыгы Ленар Зарипов та, җыен барышында халыктан кергән сорау-мөрәҗәгатьләрне җавапсыз калдырмасбыз дип искәртте. Уразай авылы халкының үзәгенә үткән төп мәсьәләләрнең берсе - мәдәният йорты булдыру. Бүгенге көндә җирлек башлыгы идарәсе, китапханә белән тыйнак кына мәктәпнең бер почмагына сыенып урнашкан ул. Көнүзәк мәсьәләләрнең икенчесе - күп кенә авылларны берләштергән су мәсьәләсе.
Әлбәттә, җитәкчегә бүген зарны бушаттың да, иртәгә үк хәл ителә дигән сүз мөмкин түгел. Һәр сорауның финанс нигезе, башка мөмкинлекләре карала. Шуңа да, алар буенча җентекләп сөйләшү булачагын ассызыклады Ленар Рафак улы. "Халыктан кергән бер генә сорау да читтә калмаячак. Аларны хәл итү - безнең төп бурычларның берсе" дип искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International