Халык теләге кабул булсынга!

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Районыбыз авылларында халык җыеннары гөрли, җитәкчеләр халык белән киңәш тота. Ел дәвамында башкарылган эшләргә, билгеләнгән бурыч-максатларга хисап ясала, алдагы елга планнар куела, башкарылачак эшләр сайлана.

Бүген безнең иҗат төркеме Иске Кормаш авылы мәдәният йортында үткәнендә катнашты. Биредә Иске Кормаш авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетына караган авылларга кагылышлы җыен узды. Район хакимиятеннән Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм вәкаләтле затлар катнашты, катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Җыелыш җирлек башлыгы Илшат Кәшбразыев рәислегендә үтте.
Иң тәүдә авылдашларны кызыксындырган, игътибарга лаек булган презентацияләр күрсәтелде. Җирлек барлыгы 5813 га били, 653 кеше яши. Иске һәм Яңа Кормаш, Яңа һәм Иске Балтач, Шәбезбаш һәм Кыр-Каентүбә авыллары керә монда.
Демография мәсьәләсе буенча аңлатмалар кертелде. Социаль объектлар эшчәнлеге дә уңай яктан бәяләнде.
Авыл хуҗалыгы, авылларның төп тоткасы булган мал-туар. Мөгезле эре терлектә соңгы арада киң таралган лейкозны профилактикалау гамәлдә, 3 сыер гына моңа дучар булган.

Диспансеризациягә күз салсак, ул үтәлү ягына бара. Сәламәт яшәү рәвешенә игътибар зур.

Комплекслы үсеш, алга китешле җирлек. Ахырдан сорау-җавап форматында әңгәмә корылды. Алдынгы, матур күрсәткечләргә ирешкәннәр бүләкләнде.
Агымдагы елда, бертавыштан халыкны борчыган су мәсьәләсен хәл итү кабул ителде.

Актаныш-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International