Район башлыгы Ленар Рафак улы бүген җирлегебездә эшләп килгән фермер хуҗалыклары белән очрашты

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Район башлыгы Ленар Рафак улы бүген җирлегебездә эшләп килгән фермер хуҗалыклары белән очрашты.
Бүгенге көндә алар 60ка якын.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев һәм идарә белгечләре гамәлдә булган дәүләт программалары, башка ярдәмнәр һәм һәр өлкәдәге - игенчелек, терлекчелек буенча яңалыклар белән таныштырды.
Әлбәттә, үртәлгән мәсьәләләр дә бар. Җир кишәрлекләре алып, анда тиешенчә хезмәт куймаган хуҗалар да бар. Әлеге мәсьәләгә район башлыгы кат-кат тукталып "Әгәр җирдә эшләргә алынгансыз икән, тиешенчә хезмәт куярга кирәк. Җирне рәнҗетмәгез егетләр" дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International