10 август көнне Актанышта велоузыш

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе
Физкультурачылар көне уңаеннан 10 август көнне 14 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр һәм яшьләр арасында велоузыш оештырыла. Ярыш 14:00 сәгатьтә хакимият бинасы каршында башланачак. Катнашырга теләк белдергән ир-егетләрне үзләренең шәхси велосипедлары белән хакимият бинасы каршына сәгать 13:00 чакырабыз.
Шул ук көнне 19:00 сәгатьтә балалар иҗат үзәге бинасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында дартс, өстәл теннисы һәм кул көрәше ярышлары уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International