Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә бүген 2022 елга нәтиҗә ясадылар. Чарада район башлыгы Ленар Зарипов, район суды рәисе, прокуратура һәм тикшерү комитеты вәкиле дә катнашты.
Кунаклар иң әүвәл, җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны профилактикалау нияте белән заманча җиһазланган кизү часте белән танышты. Биредә район хакимиятенең ярдәме белән район үзәгендәге 114 видеокамераны берләштергән мониторлар урнаштырылды. Әлеге видеокүзәтү җиһазлары тулысы белән район үзәген колачлый һәм һәр мизгел уч төбендәгедәй күренеп тора.
Киңәшмә барышында Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча булеге җитәкчесе Баһавиев Рәдиф Җәүдәт улы узган елга хисап тотып, яңа 2023 елга бурыч һәм максатларны билгеләде.
Район башлыгы Ленар Зарипов полиция хезмәткәрләренә ихластан рәхмәтләрен җиткереп, авыр, җаваплы һәм тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар теләде. "Сезнең кулларда кеше язмышы - шуны онытмагыз. Көнне төнгә ялгап район халкының иминлеген саклыйсыз, закон һәм хокук тәртибе сагында торасыз. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегездә иминлек булсын. Алга таба да район халкына тынычлыкта яшәргә язсын" дип ассызыклады ул.